Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Эшең белән генә кешеләргә, Биреп була күңел җылысын”

   Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яңасала авыл китапханәсендә “Җылы эзли җирдә һәр йөрәк” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кшәхесләребезнең иҗатлары куелды.

   Тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмичә булдыра алганча ихтибар күрсәтү, ярәм кулларыбызны сузып, күңел җылысын бирү максатыннан  3 декабрь көнне, Яңасала авыл китапханәсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.