Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух" Сәламәтлек сәгате

                         "Сәламәт тәндә - сәламәт рух"

                                      (Сәламәтлек сәгате)

 Рухы ныклы булганның акылы да төпле була!Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! Акыл белән яшәгәндә кеше зур уңышларга ирешә! Сәламәтлеген дә кайгырта, тормышы да көйле була!  

Яңасала мәдәният йортында 30 ноябрь көнне "Сәламәт тәндә - сәламәт рух"                                    сәламәтлек сәгате үтте. Кызлар өчен бик тә мөһим булган кагыйдәләр белән таныштырдык, киңәшләр бирдек! Дөрес туклану турында да сөйләштек! Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Клуб мөдире сәламәтлекне яшь чактан ук сакларга кирәклеген һәм өстәмә туклану мөһимлеген дә аңлатып китте.
«Спорт- синең юлдашың” – дигән  күргәзмә төзелеп, таныштырылды.

 Аралашу нәтиҗәле һәм файдалы булды, дип ышанам.

 Катнашучыларга зур рәхмәт!