Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Экстремизмга юл юк! (Тәрбия сәгате)

5 сентябрь Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Экстремизмга юл юк!”- дигән темада тәрбия сәгате үтте.

Максаты: укучыларга  кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклеген аңлату, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү, әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Китапханәче апалары укучыларга терроризм, экстремизм сүзләренең мәгънәләрен аңлатып үтте, янәдән Беслан вакыйгасын исләренә төшерде төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды.

Укытучы апалары укучыларны бер –берсе белән дус- тату булырга өндәде. ”Экстремизмга каршы көрәштә безнең төп бурычыбыз – дөрес юнәлештә бердәм, оешкан төстә эш алып бару. Бу көрәш “Экстремизмга –юк!” айлыгы кысаларында гына түгел, даими алып барылырга тиеш. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булачак. Шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини , раса яки милли дошманлык күренешләре белән очрашкан очракта ваемсыз булмагыз, алар турында тиешле оешмаларга хәбәр итегез.”-диде. Соңыннан укучылар “Тынычлык һәм дуслык” темасы буенча рәсемнәр ясадылар.