Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Яхшы сүз –җан азыгы»(Белешмә мәгълүмат сәгате)

Әхлак тәрбиясе - бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул безгә борын - борыннан, әби - бабайдан мирас булып калган. Алар бәхетле тормышның нигезе - бердәмлектә, татулыкта, иминлектә һәм кешелекле мөнәсәбәтләрдә, дип исәпләгән һәм илаһияткә, ягьни дини фәлсәфә гыйлеменә тугры булырга омтылган. “Кеше - кеше өчен кыйммәтле дару ул" - дигән борынгылар. Ә файдалы дару булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?  8 сентябрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе каршында эшләүче”Туган як һәм Г.Бәширов” музеенда  “Яхшы сүз – җан азыгы”-дигән мәгълүмат сәгатендә сөйләшү шул хакта барды.

 Максаты: Укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү; Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү; Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген үстерү.

 Очрашуда дәү әниләрнең катнашуыда бик үтемле алым булды. Балалар белән  өлкәннәргә игътирамлы, хөрмәтле булу серләренә төшендек. Яхшы сүзләр, дуслыкның кадерен белергә өйрәндек. Кичәдә 15 кеше катнашты. “Дуслык белән көчле без”- дигән күргәзмә тәкъдим ителде.

 

   Шулай ук “Экстремизмга –юк!” кысалары буенча үтүче “Ислам –тынычлык дине”- дигән тема буенча дәү әниләребез укучыларга Ислам диненең тынычлык дине булуын ассызыклап үттеләр.” Тәмле телле, бәхетле булыгыз, балалар!”- дигән изге теләкләрен җиткерделәр.