Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше. (Мәдәни дәрес.)

16 нче cентябрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында  авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А. укытучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

  Дәресне 2,4 нче сыйныф җитәкчесе Сафина В.Х. “Хәерле көн!” дигән әңгәмә белән башлап җибәрде. Көндәлекнең эчтәлегенә туры китереп,1,3нче сыйныфлар җитәкчесе Зайнуллина Л.Х.  һәм авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А. көндәлеккә аңлатма бирделәр. Дәрескә әзерләнгән “Китап-белем чишмәсе” темалары астындагы  китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Чыгышлар  укучыларның матур җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды.

  Мәдәният  дәресе  ахырында Яңга-Сала башлагыч  мәктәбе укытучысы Сафина В.Х. 1-4нче сыйныфларда белем алучы   9 укучыга көндәлек тапшырды. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында сөйләде.