Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Хуш киләсең ,Сөмбелә!" уңыш бәйрәме

28 октябрь көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Хуш киләсең, Сөмбелә!" - дигән уңыш бәйрәме узды.Уңыш бәйрәмендә әти –әниләр һәм укучылар өчен төрле бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Әтиләр бәрәңге әрчесә, әниләр композицияләр төзделәр, укучылар күз бәйләп бәрәңге җыйды, табышмакларга җавап эзләде. Агач ботагына карап кайсы агач икәнен белделәр, яфракларга карап нинди дару үләне икәнлеген таныдылар.

     Әниләрүзләре пешереп алып килгән сый нигьмәтләрен, ясаган композицияләрен  яклап бик матур чыгыш ясадылар. Китапханәче “Сезнең өчен! Аш –су серләре” – дигән күргәзмә тәкъдим итте.

 Бәйрәм ахырында бергә-  бергә әниләр әзерләгән сый- нигътләрдән авыз иттек.