Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Җәлилчеләр – кемнәр алар?” мәдәни дәрес

 25 октябрь көнне Яңасала мәдәният йортында 7-8нче сыйныф укучылары өчен “Җәлилчеләр – кемнәр алар?” дигән темада мәдәни дәрес  үтте. Максатыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тоткынлыктагы эшчәнлекләрен тирәнтен ачыклау, һәрберсенең нинди вазифа үтәүләрен билгеләү. “Идел-Урал” легионы турында мәгълүмат туплау.

 

Бу көнне без шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен хакында укучыларга тулы мәгълүмат бирергә тырыштык. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне зурлап искә алдык. “Җәлилчеләр унике кеше. Алар – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшов, Галләнур Бохараев һәм уникенчесе – Рәхим Саттар, ул билгесез төстә һәлак була.Әлеге шәхесләр дисбедәге төймәләр кебек. Күмәкләшеп оешалар, тупланалар һәм бергә һәлак тә булалар. Үлгәндә дә алар елмаеп үлгәннәр”, - дип яза Ш.Мостафин.