Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Китап дөньясына сәяхәт."Белем көне- китапханәгә сәяхәт.

Китап кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханәсез авылны күз алдына китерүе кыен. Китапханә һәр китап укучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. 1 сентябрь көнне Яңасала авыл китапханәсе үзенең яшь дусларын янәдән белем иленә китапханәгә сәяхәткә чакырды.                                                                   

     Максаты: китап укучыларга китапны ныгырак укыту, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәгә күберәк укучы  тарту, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту; китапларны дәваларга өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; китапка сакчыл караш тәрбияләү.

Иң элек китапханәче укучыларны китапханә белән аның эчке тәртипләре белән якыннан таныштырды. Укучыларга китапларның килеп чыгу тарихын ачты. Китапны саклау кагыйдәләрен исләренә төшерде. “Китап белем чишмәсе”- дигән күргәзмәгә куелган яңа китаплар тәкъдим итте. Аннан соң Г.Тукай иҗаты буенча викторина оештырды. Укучыларга китап уку серләрен ачып үзенең киңәшләрен бирде “ Яшь дусларым! Сез китапларның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез! Бер-берегезгә кешелекле, ярдәмчел булып үсегез! Шуны онытмаска кирәк: Интернетта мәгълүмат тиз табыла һәм тиз онытыла да. Ә басма китап укысаң, гомергә күңелеңә салына” – дип тәмамлады ул үзенең чыгышын. Димәк китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле мөхим нәрсә. Ул киңәшче дә,ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.