"Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!" Әдәби - музыкаль кичә.
25 август көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!"- дигән әдәби музыкаль кичә булып узды.
Максаты: туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү; Татарстанның дөнья күләмендәге урынын күрсәтү; татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән таныштыруны дәвам итү, халыкның тормыш-көнкүреше, туган як, аның гүзәллеге, байлыгы турындагы мәгълүматларны ныгыту.Кичәбез матур җырлар, сихри шигырьләр, дәртле биюләр белән аралаштырылып алып барылды.Китапханәче тамашачылар белән "Син үз туган ягыңны беләсеңме?"- дигән викторина оештырды сорауларга тиз арада җавап бирүчеләр призга лаек булдылар.