Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Нәрсә ул терроризм? (түгәрәк өстәл)

  20 август көнне Каенсар авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә киң җәмәгатчелек өчен “Нәрсә ул Терроризм?”- дигән темада түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлгә Хокук саклау органнарында эшләүче милиция капитаны Гайнетдинов Р.И.чакырылды. Әңгәмә  “Нәрсә ул террорчылык?” дигән сорауга җавап эзләү белән башланды.  Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Кызыксынган укучыларның Мәскәү метросында  шартлау турында белүләре, Бесландагы  вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык – куркыныч, террорчылык – афәт. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. 

Китапханәче үткәргән “Әгәр дә... ” дигән эшлекле уен укучыларның фикер йөртүләрен, эчке кичерешләрен билгеләргә ярдәм итте, аларны төрле ситуацияләрдә уяу булырга, югалып калмаска, дөрес адым ясарга өйрәтте.  Мәсәлән, “Сезнең мәктәбегезгә бомба куелган ,- дип шалтыраттылар. – Бу очракта нишләрсез?”-дигән сорауга укучылар: “Кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, узара тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә кирәк”,- дип җавап бирделәр. Уен барышында янәдән “Терракт вакытында үз-үзеңне тоту” кагыйдәләре кабатланды.