Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Без терроризмга каршы. Акция.

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычыШул уңайдан, 22 август көнне Каенсар авыл клуб бакчасында киң катлам укучылар өчен “Без терроризмга каршы”- дигән акция оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Малайлар һәм кызлар терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты. Тугыз таҗдан торып, толерантлык сыйфатларын чагылдырган ромашка чәчәге ярдәмендә алар чит милләт кешеләренең мәдәниятен, йолаларын хөрмәт итәргә, башкаларга ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәнделәр.