Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Балачакның гүзәл бәйрәме"Халыкара балаларны яклау көне.

Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул киләчәгебез . Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелелеле булырга өйрәтү изге бурыч.