Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Хуш бакча, исәнме әй, ямьле җәй"

                       "Хуш бакча, исәнме әй, ямьле җәй"

 Каенсар гаилә балалар бакчасында нәни дустыбыз Элеонора Халилованы мәктәпкә озту кичәсе оштырдык. Балалар әти-әниләре каршында бакчада алган белем һәм тәрбия, осталыкларын күрсәттеләр.Эздереп җырладылар, тыпырдап биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Чакырылмаган кунак булып килеп кергән "Кирлемәнгә"дә сынатмадылар. Ул алып килгән "җәзаларны" дөрес һәм төгәль итеп үтәп "белем иленә" ныклы адымнар белән атладылар. Килгән кунаклар, әти-әниләр, иптәшләре Элеонорага ак юллар теләп озатып калылар.

Рәхмәт , бәйрәмгә килеп , аны ямьләндергән балаларга , әниләр, әбиләргә ! Бәхетле балачакларның күк йөзе гел аяз , кояшлы булсын ! Балалар әти - әни тигезлегендә , матур тормышларда бәхеттә яшәсеннәр !