Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Хуш, сөекле бакчабыз!" - бакча белән хушашу

                            "Хуш, сөекле  бакчабыз!" -

Яңасала авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр буген үзләренең яратып йөргән бакчалары белән хушлаштылар.Кунаклар каршында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Нәни дусларын бәйрәм белән котлар өчен бәйрәмгә "Кирлемән" белән "Белембикә"дә килгән иде. Алар нәни дусларын төрле яктан сынап карадылар, ләкин балалар "Кирлемән"нең киреләнергә кушуына да карамыйча барлык сынауларны үтеп үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын, тырышлыкларын тагын бер кат расладылар. Әфәрин нәни дусларым, ак юллар Сезгә!