1 июнь балаларны яклау көне һәм " Гаилә елы" уңаеннан Каенсар авыл клубы каршындагы мәйданда "Балачак- тылсымлы планета"-исемле милли уеннардан торган күңел ачу һәм спорт бәйрәме оештырылды
18 май көнне Каенсар авылы тарихында искиткеч зур тарихый вакыйга булып узды. Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР фән эшлеклесе, РФ мактаулы гомум белем хезмәткәре, 14 китап, 350 данә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр авторы, "Мәгариф"- журналының редколлегия әгъзасы Фәйзелхак Габделхак улы белән аның хәләл җефете югары категорияле хәрби химик, инженер технолог Сания Фазылҗан кызы Ислаеваларның уртак иҗат җимешләре «Яз» нәшриятында басылган "Каенсар авыл тарихы" китабын авылдашларга тәкьдим итү кичәсе у
7 май көнне ЯңгаСала авыл авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан "Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар"- дигән очрашу кичәсе үтте.
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуына багышланган"Язлар белән безгә Тукай кайта" әдәби сәгать шагыйрьнең бик кыска, шул ук вакытта гаҗәеп кызганычлы тормыш юлы турында сөйләнде, тормышында булган кызыклы вакыйгалар искә алынды.
20 апрельдә китапханә Россиядә Гаилә елына багышланган «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясенә Яңга Сала авыл китапханәсе кушылды. Быел акция «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз! " дигән бердәм девиз астында узды.
9 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсенә "Гаилә белән китап киштәсе янында"- дигән җылы очрашуга китапханәбезнең иң актив китап укучы һәм авылда яшәүче яшь гаиләләр Яңасала авылыннан Тимофеевлар, Каенсардан Борхановлар чакырылды.
Яңасала авыл китапханәсендә 20 март көнне нәни дусларыбыз өчен "Яз кызы гүзәл Нәүрүз"- дигән фольклор сәгать үтсә, 21март көнне "Пушкин картасы" кысаларында "Нәүрүз" бәйрәмен авылдашлар белән бергәләп каршы алдык.
13 мартта ЯңгаСала авыл китапханәсендә Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган «Кыргый табигать серләре» дигән экологик сәгать узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән тагыштырды.. Бу бәйрәм 2013 елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
9 март ЯңгаСала авыл китапханәсендә "Ак калфак"- хатын-кызлар оешмасына йөрүче ханымнар белән Гаилә елы һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"- дигән темада вәгазь кичәсе оештырдык. Киң катлам укучылар өчен "Әдәп төбе- матур гадәт"- дигән темада китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
7 март көнне ЯңгаСала авылкитапханәсе белән бергәләп балалар бакчасында "Тату гаилә- бәхетле гаилә"- дигән бик матур гаилә бәйрәме булып узды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләребез әти-әниләре белән бергәләп тәрбияче апалары һәм китапханәче апалары әзерләгән төрле бәйге, конкурсларда көч сынаштылар. Барлык ярышларда да бердәм булып матур итеп чыгыш ясадылар.
2024 ел Гаилә елы уңаеннан 5 март көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп белән берлектә ЯңгаСала авылында гомер кичерүче иң матур, иң күркәм гаиләләр белән "Матур гаилә- авылым күрке"- дигән очрашу кичәсе үтте.
Каенсар авыл клубында ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләр өчен "Кара сөрем"- дип аталган профилактик сәгать үтте
Мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага киткән авылдашларыбыз Каенсар егетләре Фәнис Ахунов һәм Илфат Нуриевларның гаиләләрендә булдык.
"Журналлар иленә сәяхәт"- вакытлы матбугат белән танышу сәгате китапханәгә килә торган журналларга багышланды. Нәни дусларны "Салават күпере", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газета- журналлар белән таныштырдык. Журнал битләрендә басылган башваткычларны, табышмакларны чиштек. Китапханәче аларга журналлардагы RQ-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге хакында да сөйләде. Һәркемне китапханәдә көтеп калабыз. Сез биредә китаплардан кала, вакытлы матбуга
Китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек -зур байлык" дигән күргәзмә янында мәгълүмат бирелде, аннан соң бергәләп саф һавада чаңгыда йөрдек.
1 февраль көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Сталинград сугышы"- дигән хәтер сәгате үтте. Бөек Ватан сугышы тарихында кискен борылыш булган шәһәрне саклау вакыйгасы беркемне дә битараф калдырмады. Мамай курганындагы мемориаль комплекс буенча сәяхәт кылып, балалар Гитлерның Сталинградка карата уй-ниятләре, шәһәрдә барган кырыс сугышлар, Павловлар Йортын саклау, сугыш барышында югалтулар турында белде. Кала оборонасында катнашкан авылдашларыбызның истәлекләре белән якыннан таныштылар.
"Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале һәм герой сәхифәләренең берсе" батырлык сәгать үтте. Киң катлам укучыларга "Ленинград блокадасы тарихның онытылмас бите"- дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап укучыларга блокада вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары, ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны совет солдатлары саклау турында сөйләдек.
Яңасала авыл китапханәсендә "Экологик һәм табигый ресурсларның әһәмияте"- дигән тема астында мәгълүмат сәгате үтте.
рәвештә Яңга Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә "Җырлап килдем тормыш язына"- дигән исем астында мәктәп укучылары белән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алу кичәсе үткәрде.
16-31 гыйнварь көннәрендә илебездә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы бара. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан ЯңгаСала авыл китапханәсендә киң катлам укучылар әчен “Холокост корбаннары-мәңге хәтердә” дигән хәтер сәгате үтте.