Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Соңгы кыңгырау бәйрәме

25 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә шатлыклы да, сагышлы да булган соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлаучы укучыларның да күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Берсеннән-берсе матур, ак алъяпкыч япкан сылу кызлар, инде егет булып өлгергән 12 унберенче бәйрәм түренә узды. Бәйрәм чарасында катнашучыларның һәркайсы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, ак юл теләде.Мәктәп директоры Шәймарданова Рәзилә Габделнур кызы фән олимпиадаларында җиңү яулаган, спортта һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.Шулай ук соңгы кыңгырау кичәсендә катнашкан сыйныф җитәкчеләре Ләлә Фәритовна, беренче укытучылары, әти-әниләре дә - барысы да изге теләктә иде бу көнне.