Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Акция Читаем детям о войне

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык һәм 1-7 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Балалар белән  Г.Бәшировның "Үч", И.Газиның "Малай һәм эт" хикәяләрен уку оештырылды. "Я был на той войне великой" һәм Ш.Мостафинның "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" исемле китапларына библиографик күзәтү ясалды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.