Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Профессий много в мире есть"»

Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм мөһим. Үзеңә ошаган һөнәрне сайлап алу җиңел генә түгел.Мәдәният  хезмәткәрләре һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Балалар тәрбияче, төзүче, пешекче, рәссам, сатучы, урманчы, умартачы, машина йөртүче, тегүче һ.б. һөнәр ияләре турында язылган журналлар һәм газеталар белән дә бик теләп таныштылар.Сорау-җавап, уен рәвешендә барган әлеге чарада укучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап алдылар, һөнәрләр турында файдалы яңалыклар белделәр.