Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Без Тукайны укыйбыз

Һәр халыкның билгеле бер дәвердә үз шагыйре туа. Нәкъ менә ул милләтенең, халкының бөтен җанын, чынбарлыгын, асылын чагылдыру, аңлату, ачып салу миссиясен башкара. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасырларда Италияле - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Россиядә - Пушкин, ә менә татар халкында шигърияте халыкның күңелендәге дулкыннар белән бердәй тибрәлә торган - шагыйрьТукай.Габдулла Тукай (1886 - 1913) - татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә һәм хәзерге заман татар теленә нигез салучы буларак кереп калган бөек шагыйрь. Быел, 2019 елның 26 апрелендә Тукайның тууына 133 ел тула.һәр кешене район күләмендә үткәрелә торган " без Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар акциясенә катнашырга чакырабыз. Максат - милли мирасны саклау, татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотлык хисләре тәрбияләү һәм милли үзаңны үстерү.