“ Шигырь уты яна йөрәгемдә ”
21 март – Халыкара шигърият көне. Шушмабаш авылы китапханәсендә дә мәдәният йорты белән берлектә, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе членнары катнашында “ Шигырь уты яна йөрәгемдә ” дип исемләнгән әдәби караоке үткәрелде. Чәй табыны артында үткәрелгән әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды.
"Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"- дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!" дигән матур теләкләр белән тәмамланды әлеге очрашуыбыз.