Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

Акциягә әзерлек чорында укучыларны А.Алиш премиясе лауреатларының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән күргәзмә төзеп укучыларга тәкъдим иттем. Акциягә әзерлек чорында, аннан соң да күргәзмәдән 41 китап бирелде. Акциядә барлыгы 45 бала катнашты, кече яшьтәге мәктәп укучылары – 12, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 33.6 мартта Акциягә 2019 елда беренче сыйныфта укучылар өчен һәм балалар бакчасында зурлар төркемендәге балалар белән кычкырып укулар булды. Аннан китапханәче Ш.Галиев, Р.Миңнуллинның шигырьләрен укып үтте, балалар язучыларның шаян шигырьләрен яратып тыңладылар, Хәкимҗан Хакимовның  табышмакларына берсен берсе уздыра- уздыра җаваплар таптылар, тәрбияче  Ләлә апалары  Ләбиб Леронның “Транзистор үч ала”дигән шаян  хикәясе белән таныштырды, ә инде яраткан язучылары  Ленар Шәех шигырьләрен укучылар үзләре бик теләп укыдылар. Очрашуыбыз бик җылы мөнәсәбәттә үтте. Бик күп әсәрләр зур кызыксыну белән укылды. Шушындый Акцияләр алга табада оештырылсын без бик теләп катнашыр идек дип кенә телисе кала.