Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Тел дигән дәрья бар”

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан 2-3 сыйныф укучылары белән “Тел дигән дәрья бар “  дигән уен-сәяхәт булып үтте. Балалар татар  телендә шигырь сөйләп, үзебезнең туган телебезгә карата булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. Алар уен барышында тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык. Укучылар туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.