Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Театр тылсымлы учак

2019 ел – Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Театр – тылсымлы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар театрының тарихы, артистларның театр сәхнәсендәге иҗат эшчәнлекләре, тормыш юллары, татар драматурглары турында китаплар урын алды. Күргәзмә ел буе яңа материаллар белән тулыландырылачак.