Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Ленинград блокадасы-каһарманлык символы».

     Бүген 22 январьда Шушмабаш урта мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан тарихи белем  сәгате үткәрелде. Китапханәче Зарипова Ч.Ф.укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасындагы тетрәндергеч вакыйгалар белән таныштырды. Укучылар Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнеп укыдылар. Соңыннан Ленинград блокадасына карата презентация күрсәтелде. Барлык укучыларда дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты, барчабыз да сәламәт, кешелекле булсак иде дигән теләктә калдылар.