Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Искечә яңа ел бәйрәме

Шушмабаш авыл мәдәният йорты алдында "Искечә Яңа ел" бәйрәме уздырылды. Урам буйлап матур итеп бизәлгән җигүле атта Кыш Бабай, Кар кызы,  һәм балалар, өлкәннәр утырып, моңлы гармун тавышларында урам буйлап әйләнделәр. Төрле уеннар, чаңгы ярышы, йөгерешләрдә олысы-кечесе катнашты. Концерт номерлары куелды.. Бәйрәм бик күңелле узды, авыл халкы күңелле ял итте