Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

" Җиңү кайтавазы мәңгелек!"

7 май көнне Шушмабаш авылы һәйкәл-обелиск янында митинг үткәрелде. Митинг парад һәм обелискка веноклар һәм чәчәкләр куеп башланып китте.Сугыш ветераннарына һәм тыл ветераннарына котлау открыткалары тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йортында "Җиңү кайтавазы мәңгелек!"дигән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.Сәхнәләштерелгән сугыш башлану күренешләре.Озакка сузылган куркыныч көннәрнең артта калу шатлыгыннан ветераннарның күзләрендә яшь тамчылары күренде. Кичәнең икенче өлешендә «Батырларның даны мәңгелек» исеме астында куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Ветераннар чәй өстәле артында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.