Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Тукай яши мәңге безнең күңелләрдә"

Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши.Китапханәләребездә дә татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла.26апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Укучылар Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.Бу бәйрәм Тукай иҗатының үлемсез булуын тагын бер кат исбатлады.