Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Тырышкан табар,ташка кадак кагар»

8 декабрь көнне Шушмабаш авылы китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс кичәсе үтте. Китапханәдә «Тырышкан табар,ташка кадак кагар»,  темасына китап күргәзмәсе куелды. ”Ак калфак” клубының актив члены Файзрахманова Әлфия узенең кул эшләре: носки, башмак,  мунчала бәйләү  алымнары белән таныштырды. Катнашучыларга китапханәдәге кул эшләре буенча булган яңа китаплар тәкъдим ителде.