“Алма пеш, авызга төш”
Бәйрәм көзге ярминкәдән башланды. Укучылар көзге уңыштан күргәзмә әзерләп тәкъдим иттеләр. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада “Яшелчәләр парады” конкурсы, җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Балалар җыр-бию, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.