Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Чудесная страна-библиотека»

Шушмабаш балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Зарипова Чулпан каршы алды. Китапханә хезмәткәре экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды, китапны саклап тотарга кирәклеген аңлатты. Балалар  үзебезнең авылыбыз шагыйрәсе Марзия Фәйзуллина иҗатына багышланган презентация карадылар.