Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Бәйрәм белән укытучым"

 6 октябрь көне -Шушмабаш урта мәктәбе укытучылары өчен гадәттәгедән бераз үзгәрәк - "Укытучыңны котла!" акциясе белән башланып китте. Иртән эшкә килүче укытучыларның һәрберсен, мәктәп ишеге төбендә үк, кулларына чәчәк һәм котлау открыткалары тоткан укучылар каршы алды. Алар үзләренең остазларын бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр. Чәчәкләр, матур тәбрикләү сүзләре, мөгаллимнәргә багышланган җырлар яңгырап торуы һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәм атмосферасы тудырды. Укытучылар бәйрәме уңаеннан, укучылар үзидарәсе дилбегәне үз кулына алган икән! Җыелышып фикерләшкәннәр дә, үз араларыннан директор, завучлар сайлаганнар, кайсы фәнне кем укытасын бүлешкәннәр. Кыскасы, бәйрәм көнне үзләрен укытучылар урынына куеп карарга булганнар. Рольләр алышыну укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Беренчеләре үзләрен укытучы һөнәрендә сынап карауларына сөенсә, икенчеләре укучыларының белемен, тапкырлыгын күреп сөенде.Әле моның белән генә дә бетмәде! Кичкә укучылар бәйрәм кичәсе дә әзерләгән булып чыкты. Укытучыларга багышланган искиткеч мәгънәле шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барган бу кичә һәркемнең күңеленә хуш килде, чын мәгънәсендә ял кичәсе булды.