Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Зирәклек килә еллар аша

 Өлкәннәр көне уңаеннан 2 октябрь көнне китапханә, клуб, мәктәп белән берлектә өлкәннәребезне кичәгә чакырдык. Бәйрәм кичәсе авыл җирлеге башлыгы Сәгитов Вәзир Вәгиз улының өлкәннәргә булган хөрмәте, котлау сүзләре белән башланып китте. Кичә чәй өстәле артында  өлкәннәрнең җыр – бию, нәфис сүзләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребезгә төрле кызыклы сораулар бирелеп, мәкальләр, табышмаклар әйтешеп, оныкларына сөйләгән әкиятләрен сөйләтеп, төрле уеннар уйнатылды. Алар үзләре дә битараф булмыйча, нәфис сүзләр сөйләп, матур теләкләрен җиткереп, күңелле итеп утырдылар.