“Укучының мәдәни көндәлеге”
Яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларының, ә алар белән бергә әти-әниләрнең дә, мәдәният дөньясына сәяхәте дәвам итәчәк. 14 сентябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Әлеге чарада балалар китапханәсе китапханәчесе Зарипова Ч.Ф. укучыларны Республикабызның тарихи-мәдәни урыннары, туган ягыбызның мәдәни традицияләре белән таныштырды. Бу проект укучыларда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт хисен һәм патриотизм тәрбияли, әти-әниләрне балаларына якынайта.