«Толстой и дети»
Быел Татарстан бөек классик язучы Лев Толстой елын билгеләп үтә. Шул уңайдан 9 сентябрь көнне Шушмабаш авыл китапханәсе “ Толстой һәм балалар” исемле балалар иртәсе үткәрде. Шушмабаш урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучыларына Лев Толстойның авыр тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде; балалар аның әсәрләрен кызыксынып тыңладылар. Китапханәче Толстой иҗатын чагылдырган “Толстой-это целый мир” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Балалар Толстой иҗатына багышланган презентация һәм аның әкиятләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.