Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Күңелләр сафланадыр иман белән”

Бәйрәмне Шушмабаш авылының имам-хатибе Рөстәм хәзрәт Йосыпов ачып җибәрде. Кунакларны котлаганнан соң, балалар хәзрәт белән бергәләшеп Фәтиха сүрәсен укыдылар.Китапханәче Зарипова Чулпан балаларга Корбан гаетенең мәгънәсен аңлатты.Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте, шулай ук Бәрән ясау буенча Мастер-класс та кунаклар күңеленә хуш килде.Аннан соң тәмле пылау һәм чәй мәҗелесе булды
Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.