Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Бәхет биргән җирем-Татарстан»

Татарстан Республикасы көнен Шушмабаш авыл халкы зурлап билгеләп үтте. 30 август кичендә авылыбыз халкы Мәдәният йорты каршына җыелды. Мәдәният  хезмәткәрләре тематик компазиция – театральләшкән  күренеш тәкъдим иттеләр. Җирле үзидарә башлыгы Сәгыйтов халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Үз чыгышында авылдашларга һәм кунакларга бәйрәм рухы, тыныч тормышта бәхетле гомер итүләрен теләде.  Бәйрәм авылыбызның артистлары чыгышы белән дәвам итте. Уеннар белән биюләр аралашып барды. Соңыннан Шушмабаш күгендә бәйрәм фейервергы йолдызлары сибелде.