Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Белем бәйрәме

1 сентябрьдә, Шушмабаш урта мәктәбендә Белем бәйрәме үтте. Бу тантанага Таттелеком генерал директор урынбасары Гөмәров Рәис Кәлимулла улы, районнан вәкил, авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В., ата-аналар да килгән иде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укыту мөдире Лилия Шагимуловна укудагы уңышлары өчен, совхоз җитәкчеләре җәй көне эшләре өчен, китапханәче күп укыган укучыларны мактап мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.