Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Наркомания-заман чире»

Шушмабаш авыл китапханәсендә “Наркомания - замана чире” дип аталган танып - белү сәгате булып узды. Балаларга наркотикларның зарары, аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында сөйләнде.Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!Наркомания – җәмгыятькә каршы торучы хәвефле, яман көч. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы, аның бәхетсезлек юлын сайлавы - әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Икенче өлештә  “Тайгак юлдан атламыйк”  исемле китап күргәзмәсе төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде, шундый ук исем астында презентация карап үтелде.