Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Салют сиңа, Җәлил!

10нче февраль көнне мәктәптә Муса Җәлил туган көненә багышланган кичә узды.

  Кичәнең төп кунаклары – 1-11сыйныфларда белем алучы балалар Муса Җәлил язмышына багышланган презентация белән таныштылар, китаплар күргәзмәсен дикъкать белән күзәттеләр, сорауларга җаваплар табып, шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның оста итеп укыган шигырьләре кичәгә тагын да ямь өстәде.