Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Кулланучы , синең хокукларың

. Гадел булмаган сатучыларның  эше нәтиҗәсендә, сыйфатлы сәүдә хезмәте бүген бик күп кыенлыклар кичерә. Кулланучының хокукларын яклау кулланучыга төрле хезмәт күрсәткәндә, товар сатып алганда сатучы алдына куелган бурыч булып тора. Кулланучылар хокукларын яклау Рәсәйдә ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә

 Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Арча төбәкара бүлеге хезмәткәрләре Шушмабаш авылында китап укучылар белән очраштылар. Анда сүз кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар турында барды, шулай ук “Сәламәт туклануга кулланучылар хокуклары” дигән темага анкета уздырылды. Очрашу вакытында кулланучылар үзләренең хокуклары турындагы белемнәрен ныгыттылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Барлык укучыларга да кулланучы белешмәләре таратылды.