“Без бит Тукай якташлары ”
Шушмабаш авыл китапханәсендә " Без бит Тукай якташлары " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Балалар Тукай шигырьләрен театральләштереп күрсәтте. Шагыйрьнең сүзләренә җырлар башкарылды һәм аның шигырьләре сөйләнде.Китапханәче”Тукай халык күңеле көзгесе”дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.