Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда»

Бүгенге көндә дә хатын-кыз - илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы, гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәклеген Шушмабаш авылы ир-егетләре бик яхшы аңлыйлар. Алар һәр вакыт гүзәл хатын-кызларга карата бик игътибарлы һәм шушы Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 9 март көнне Шушмабаш мәдәният йортында ир-егетләр берләшеп күңелле концерт программасы әзерләделәр. Әлеге концертта Рөстәм Галимҗанов, Рәзил Исхаков Илдар Мингазов, Динар Бариев, Ислам Хәлиуллин, Айрат Хайруллин, һәм башка егетләр белән бергә кызлар бию ансамбле дә чыгыш ясады. Концертны авылның яшьләре һәм ветераннары биегән милли биюләр тагын да бизәп һәм җанландырып җибәрде.Егетләр нәфис сүзгә,  уен-көлкегә дә урын тапты.