«Ир асылы – ил бизи»
Шушмабаш мәдәният йортында 24 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмебез ватанпәрвәрлек (патриотик) хисе белән сугарылган шигырьләр , жырлар-биюләр белән үрелеп барды. Ир-егетләребезне котларга килгән кызлар бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Ватанны саклаучылар көне беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнә ветераны Нурия апа татар халык җырларын бүләк итте .(Баянда Динар Бариев).«Мизгел» - бию төркеме кызлары Һәрвакыттагыча, үзләренең матур биюләре белән халыкны шаккатырды. Бәйрәм кичәсен яшьләр арасында абруйлы җырчы кызларыбыз – Ләйсән Гәләветдинова, Миләүшә Әхмәдуллина, Райлә Сагдуллина җырлары тамашачыларыбызның күңеленә аеруча хуш килде.