Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Ир солтаны - 2017"

25 гыйнвар көнне Апаз мәдәният йортында "Ир солтаны -2017" бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә уңган, талантлы, эш сөючән ир затларыбыз катнашты.Шушмабаш авылыннан Вәлиев Рамазан Коттус улы катнашты. Ул үзенең  осталыгын халыкка видео язмаларда тәкъдим итте.  Җиңүчеләр исемлегенә эләкмәсә дә Казанга бәйгегә Рамазан барачак.