“ Тиңе булмас кыйммәт мирас”
Быел мәгърифәтче, тарихчы, укытучы,галим якташ язучыбыз Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел. Шул уңайдан 16 нчы гыйнвар көнне мәктәптә“ Тиңе булмас кыйммәт мирас” дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды.Укучылар игътибарына“Тулган ай күк балкып тора Шиһап хәзрәт” дигән китап күргәзмәсен китапханәче Зарипова Чулпан тәкъдим итте. Кичә талгын көй астында татар теле укытучысы Гөбәйдуллина Эльвира башкарыуында Г.Тукайның “ Шиһап хәзрәт ” шигыре белән ачылды. Экрандагы презентациядә тамашачылар Мәрҗәнинең иҗаты һәмтормыш юлы белән таныштылар . Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.