Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Искечә яңа елны каршылау."

13 январь көннедә әле Шушмабаш авылында Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итте. Авыл халкы  рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызын иң матур җыр һәм биюләре белән сөендерделәр. Кыш бабай да аларга зур бүләкләр белән килгән иде, һәр чыгыш өчен  тәмле күчтәнәчләр өләште.  Барлык кеше бәйрәм итте, таудан чана шуды ,чаңгы ярышында катнашты, төрле кышкы уеннар уйнады. Җирлектәге үзешчәннәр халыкны узләренең матур җырлары белән сөендерде.Бәйрәмне оештыручыларга, спонсорларга рәхмәт әйтеп ,халык күтәрнке күңел белән өйләренә таралышты.