Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Бала булу хокукы»

 Бала хокукларын тулырак тәэмин итү өчен, БМО берничә документ кабул итте. Шундый документларның берсе- 1998 елның 20 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе бертавыштан кабул иткән “Бала хокуклары турында Конвенция.Конвенция бала хокуклары халыкара хокук нормалары көченә кергән иң тулы документ булып исәпләнә. Ковенция киләчәккә вәгъдә булып торуы ягыннан да кыйммәтле, чөнки ул гуманлы, гадел җәмгыятьне үз куллары белән төзиячәк балаларның үсеш өчен уңайлы шартлар тудыруга хезмәт итә. Конвенциянең төп принцибы шуннан гыйбарәт: балаларга карата барлык гамәлләрдә, алар кем тарафыннан кылынса да, игътибар беренче чиратта бала мәнфәгатьләрен тиешенчә тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш.Шуны аңлату максатыннан 18 нче ноябрь көнне танып-белү сәгате үткәрелде.