Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Җәннәт әниләрнең аяк астында”

Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрь көненә туры килә.Шул уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында“Җәннәт әниләрнең аяк астында”исеме астында әниләр көненә багышланган кичә үтте. Бәйрәм кичәсенә авылыбызның әниләре чакырылды, матур җырлардан, эчтәлекле шигырьләрдән, дәртле биюләрдән торган концерт программасы күрсәтелде. “Әниләрнең балаларга әйтер сүзе!” язмасы һәрбер кешенең күңелен тетрәндерде, күзләрне чылатты. Укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрне теләкләргә төреп әниләренә тапшырдылар. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын!