Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Мин Тукайны укыйм

27 яшьлек гомеренең бары тик сигез елын иҗат итеп кала алган шагыйрь. 
 Бүгенге бәйрәмдә дә аның шигырьләре яңгырады.  Алып баручылар  Тукай тормышы,Тукай иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр.
Тукай иҗаты... Тукай дөньясы... Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз; Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында авылыбыз китапханәсендә бай материал тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.
Тукайның бик күп шигырьләре, фикерләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән тәңгәл килә.  Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы бүген дә көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба