Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Каурыйлылар патшалыгында

"Кошлар көне" уңаеннан зурлар төркемендә "Каурыйлылар патшалыгында" исемле чара узды. Чараның максаты: балаларның кошлар турында белемнәрен ныгыту, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән танышу, кошларга карата сакчыллык, мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, табышмаклар әйтештеләр. "Оясыз кош" дип аталган хәрәкәтле, игътибарлылык өчен "Кошлар кайтты", "Очты-очты" уеннарын бик теләп уйнадылар. "Кайсы кош тавышы" дип аталган музыкаль-дидактик уен аша кошларның тавышын таный белергә өйрәнделәр